Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Район уңганнарын хөрмәтләде (фоторепортаж)

Узган атнада авыл хуҗалыгы алдынгылары бәйрәм итте.

Авыл хуҗалыгы тармагы өчен төрле сынаулар һәм кыенлыклар белән килгән ел тәмамлана. Әлеге тармакта эшләүче барлык җитәкчеләр, белгечләр һәм механизатор-терлекчеләребезнең хезмәтен бәяләп бетергесез. 
Өстәлләребезне сыйлы, нигъмәтле итүдә үзләреннән зур өлеш кертүче авыл хезмәтчәннәренең хезмәте дә һәрвакыт мактауга һәм олылауга лаек.  Тантанага агрофирмалар, фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларында хезмәт куючы уңганнар җыелган иде. Бәйрәм чарасында катнашучыларны сәламләп, район башлыгы Альберт Хуҗин ихтирам сүзләрен җиткерде.

– Чыннан да, быелгы ел аграрийлар өчен бик сынаулы ел булды. Озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән өлкәннәребез дә мондый елны күргәнебез булмады, диделәр. Безнең җирлектә өч төрле корылык – туфрак, һава һәм җил корылыгы булды.

Авырлыкларга карамастан, аграрийларыбыз бөртеклеләрдән 20 центнер уңыш җыеп алды, көнбагышның гектар биреме 24 центнер тәшкил итте. Болар барсы да биредә утыручы җитәкчеләр, белгечләр һәм тырыш егет-кызларыбызның хезмәте. Хезмәтегез – бик авыр, шулай да мактаулы һәм кирәкле хезмәт. Сезнең барыгызга да ихлас рәхмәтләремне җиткерәм һәм бәйрәм белән тәбриклим, – диде ул.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 24 ноябрь санынында укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев