Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Заманча бина ачылды (+фоторепортаж)

“Туган як”лылар үз хезмәткәрләренә уңайлы эш шартлары булдыра.

Түбән Табын авылында “Туган як” агрофирмасының заманча техниканы саклау һәм ремонтлау базасын, административ комплексны ачу тантанасы булды.
 ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров, кызыл тасманы кисеп, мондый бинаның хезмәткәрләр өчен дә, гади эшчеләр өчен дә заманча һәм уңайлы, ә агрофирманың республика буенча беренчеләр рәтендә булуын билгеләп үтте:
– Административ бина, техник хезмәт күрсәтү станциясе, механизаторларга тудырылган уңайлыклар һәм шартлар, агрофирманың басу-кырлары соклану уята. Авыл хуҗалыгы техникасының ремонт базасы, административ корпуслар, ашханә һәм кунакханә – заманча административ-көнкүреш комплексының йөзек кашы булып тора.
“Туган як”, агрофирмасы моннан 20 ел элек ТР Хөкүмәте карары нигезендә, үз канаты астына Мөслим районының “Красный Октябрь”, “Татарстан”, Мулланур Вахитов исемендәге колхозлары, Сарман районының “Тукай” совхозы, Минзәлә районының “Урожайная” колхозы җирләрен алып төзелә.
– Бүгенге көндә агрофирма 22 мең гектардан артык мәйданда эшли. Шуларның 9 мең гектар чәчүлек җирләре Мөслим районында урнашкан, – ди агрофирма җитәкчесе Раил Җиһангиров. 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 7 июль санында

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев