Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Өшемәгәннәр!

Май башында республикабызда берничә көн дәвамында һава температурасының 0 градустан түбән төшүе теркәлде.

Үсентеләрнең тармаклану чорында көзге культуралар – 8-11 градуска кадәр салкынны, тармаклану фазасында 4 градуска кадәр суыкларны күтәрә ала.  

– Белгечләр белән басуларның торышын карап чыктык. Тулаем алганда, бөртекле культураларга зыян килмәгән. Люцерна, борчак, көнбагыш культуралары чәчелгән мәйданның бер өлеше әзрәк хәлсезләнсә дә, матур гына күтәрелеп килә. Бодай – 8, арпа һәм борчак үсентеләре 6 градуска кадәр салкынга түзә. Узган елның маенда көндез дә, төнлә дә суык булды, шуңа үсентеләр һәлак булды. Былтыргы май салкыннарыннан аермалы буларак, быел үсентеләрне һаваның һәм туфракның дымлы булуы саклап калды, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.

Лилия Шәймиева

Фото – Татар-информ архивыннан

“Авыл утлары” газетасының 2024 ел 17 май санында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #_Авылхуҗалыгы