Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Өметләр аклансын!

Район хуҗалыкларында чәчү башкарыласы мәйданның 94 процентында эш төгәлләнгән.

Быелгы яз да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен сыный. Апрель башындагы җәйгә хас җылы көннәрдән соң 7-8 градуска кадәр суыклар булды.
Аграрийлар уҗымнарга суык тимәсме дип борчылды. Язгы культуралар да тишелеп, кояшка үрмәли башлагач кына янәдән суытты. Шөкер, салкыннар артка чигенде, һава торышы көйләнде кебек.

“Авзалов” фермер хуҗалыгы механизаторлары бу көннәрдә басудан кайтып керми. Орлыкчылык юнәлешендә эшләүче хуҗалык быел бодай, борчак һәм карабодайның яңа сортларын үстерергә планлаштыра.

– Быел да бодай, борчак, карабодай һәм арпаның югары уңыш бирүче элиталы сортларын үстерәчәкбез, – ди хуҗалыкның баш агрономы Рәшит Нигъмәтуллин. – Язгы бодайның “Тулайковская 108”. “Ульяновская 100” һәм “Бурлак” сортларын сайладык. Арпа культурасының югары уңдырышлы “Тевкеч” сортын чәчтек. Үзебездә сыналган “Нур” сорты һәм киләчәктә әлеге сортны алыштыру өчен Чиләбе өлкәсеннән алып кайткан “Орда” сорты да үстерәчәкбез.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 24 май санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев