Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Намус” шикәр чөгендере чәчүне төгәлләде

Районда бөртекле культуралар чәчү төгәлләнде. Көн саен 3 мең гектардан артык мәйданда чәчү башкарылды. Кукуруз һәм рапс кына калып килә. Чәчү башкарыласы 59 мең гектар җирнең 13500 гектары “Намус” агрофирмасына туры килә.

Агрофирмада берьюлы берничә төрле эш башкарыла. 3101 гектар мәйданда көздән чәчелгән бодайны яфрактан тукландыру эше бара, шул ук вакытта чүп үләннәренә каршы чаралар да үткәрелә. Язгы бодай – 1863 гектарда, арпа – 1840 гектарда, борчак 400 гектарда чәчелгән. 
– Рапс, көнбагыш кебек техник культураларны да чәчтек, соя чәчәсе генә калып килә. Техника җитәрлек, ватылмыйча эшлиләр. Механизаторлар эшләренә җаваплы карый. Эш нигездә бер сменада оештырылды, агротехник сроклардан соңармас өчен ике сменада да эшләдек. Җир эшкәртүчеләрне, чәчүчеләрне агрофирма хисабына ашатабыз, – ди “Намус” агрофирмасы идарәчәсе Эмиль Кәшәфетдинов.
Чәчүне башлаганчы иртә яздан баш калкыткан чүп үләннәрен юк итеп, кәсле җирләрне ваклап, тигезләп, чәчүгә әзерлиләр. Җир, нинди культура чәчүгә карап, 3-4 сантиметр тирәнлектә эшкәртелә. Мәсәлән, язгы бодай – дүрт, арпа – өч, борчак – алты сантиметр тирәнлеккә чәчелә. Белгечләр бөртеклеләр өчен каты аслык кирәк, ди. Аслык йомшак булганда бөртек туфракка тыгыз ятмый, шул сәбәпле ул шытым бирмәскә мөмкин.
Районда шикәр чөгендере “Намус” агрофирмасында гына үстерелә. Быел ул башка елларга караганда шактый ким – 1873 гектарда чәчелгән. Чөгендер чәчеләсе җир көздән ике тапкыр 35 сантиметрга кадәр тирәнлектә йомшартылып, ашлама кертелгән. Шикәр чөгендере каты җирне ярата, шулай да тамыр җибәргәндә, үскәндә уңайлы шартлар тудыру кирәк. Шул максаттан орлыкны җир куенына салыр алдыннан җирне тагын бер кат йомшарталар. 
Тормышы авыл белән бәйләнгән һәркем басуда яки бакчасында чәчү башкарганда елның имин, уңдырышлы булуын тели. Без дә, Тукай әйткәндәй, яңгырның да вакытында явуын, җилнең дә вакытында исүен телибез.

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев