Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Намус" агрофирмасында

"Агросила" холдингы составындагы “Намус” агрофирмасында кызу эш өсте.

Биредә көзге бодай һәм арпа суктыру белән мәшгульләр. Басуларда төрле маркадагы сигез комбайн эшли. Бүген аларның эшчәнлеген күрергә, матур теләкләрен җиткерергә район башлыгы Альберт Хуҗин килде. “Үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алырга, ватылуларсыз эшләргә, хезмәтегезнең тиешле акчасын алырга язсын”, - диде ул.

Эшне токарламас өчен, көндезге ашны басуга алып киләләр. Механизаторлар ярты гына сәгатькә эштән бүленеп алалар. Шушы вакыт эчендә мәдәният йорты хезмәткәрләре тырыш кыр батырлары каршында чыгыш ясадылар. Дәртле җыр-биюләрен, матур шигырь юлларын намуслыларга бүләк итеп, эшкә дәрт өстәп җибәрделәр.

Наилә Сәлахова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X