Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мул булырга охшаган

Эшне 22 июньгә төгәлләргә планлаштыралар.

“Август-Мөслим” агрофирмасында терлек азыгы әзерләү бара. Яшел массаны сенажга салуда 19 техника: комбайн, үлән җыючы һәм яшел массаны ташучы тракторлар эшли. Базга салынган массаны 2 трактор таптый. Агрофирманың быел техника паркы да тулыланды. Өч “МТЗ-1221” тракторы кайтты. 1200 гектар мәйданның 300 гектарында яшел масса чабылып сенажга салынган. Эшне 22 июньгә төгәлләргә планлаштыралар.

– Траншеялар Үрәзмәт фермасында урнашкан. 400 литр су сыйдырышлы савытта закваска әзерләнә. Агрофирма уңганнары тиздән күпьеллык һәм берьеллык үләннең икенче катын чабуга керешәчәк. Терлек азыгы әзерләүнең иң кызган чагы. Һәр көн азыкның туклыклылыгын киметә, яшел үләннең үскәнен көтүдән мәгънә юк. Беренче кат чапканда 12 мең тонна терлек азыгы әзерләнде, икенче каттан 11 мең тонна сенаж әзерләргә планлаштырабыз. Анысы июль азакларына булыр, дип көтәбез, – ди агрофирманың терлек азыгы әзерләү буенча агрономы Вилсур Фәтхетдинов.

Күпьеллык үләннең беренче катыннан 3800 тонна сенаж салынган. 130 гектар мәйданда күпьеллык үлән чабып алынган. Агрофирма 1500 гектар мәйданда кукуруз тукландыруны төгәлләде. Хәзерге вакытта рапс, көнбагыш, җитен культураларын тукландыру бара.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 21 июнь санында укыгыз.

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев