Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары эш визиты белән Мөслимдә

Бүген районга эш сәфәре белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттәхов килде.

Ул районда баручы язгы кыр эшләре белән танышты, терлекчелек юнәлешендә куелган яңа максатлар хакында сөйләште. Р.Фәттәховны район башлыгы Альберт Хуҗин һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев озатып йөрде. Министр урынбасары “Август-Мөслим”, “Туган як” һәм “Намус” агрофирмаларында, “Исламов “ крестьян-фермер хуҗалыгында кыр эшләренең барышы белән танышты. “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчесе Фаит Шәймурзин белән сөт җыю, сөт продукциясе җитештерү мәсьәләләре буенча киңәш-тәкъдимнәре белән уртаклашты. 

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев