Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авыл хуҗалыгы

Кош гриппы таралу куркынычы бар

Лениногорск районында, кош гриппы чыганагы ачыклануга бәйле рәвештә, чикләү кертелде.

Указны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады. Эпизоотик учак Лениногорск районының Писмән авыл җирлегендәге шәхси ярдәмче хуҗалык территориясендә ачыкланган. Указ нигезендә кош гриппы таралу куркынычы янаучы зона билгеләнгән, аның радиусы 5 километр тәшкил итә. Бу зонага Иске Писмән авылы кергән. Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Тукай, Чирмешән, Ютазы районнары территорияләрен үз эченә алган 100 километр радиустагы күзәтү зонасы билгеләнгән.

Шушы вәзгыятькә бәйле рәвештә район гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышы узды. Аны район башлыгы Альберт Хуҗин алып барды. Утырышта сүз кош гриппы таралуын булдырмау, саклык чараларын күрү хакында барды.

– Кош гриппыннан саклану чараларын күрү бик мөһим, чөнки иң күп кошчылар безнең районда эшли. Авыру кайсы гына шәхси хуҗалыкка, фермер хуҗалыгына кагылса да, бик зур югалтуларга китерергә мөмкин. Чикләүләр кертелгән территориядә кошларны ачык һавада йөртү, күчерү һәм төркемнәргә бүлү, авыру кошларны дәвалау, кошчылык продукциясен читкә чыгару, кыргый кошларны аулау һәм чит кешеләр, транспорт кертү тыела. Куркыныч янаган зонада кошлар хәрәкәтенә, ярминкәләр һәм күргәзмәләр уздыруга, кошларны ирекле йөртүгә чикләүләр кертелде. Авыл җирлекләре башлыкларыннан, шәхси ихаталардагы барлык кош-кортларны тагын бер кат исәпкә алып, йорт хуҗаларына кош-кортны ачык һавада йөртүне тыю турында кисәтүне җиткерүегезне сорыйм. Чит төбәкләрдән терлек алып кайтып сатучыларга да аңлату эшләре алып бару кирәк. Без үзебезне сакларга тиеш! – диде район башлыгы.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының  2025 ел 14 ноябрь саныннан укыгыз.

Альбина Сабирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев