Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Авыл хуҗалыгы

Киндергә ихтыяҗ арта

Предприятие текстиль, целлюлоза, төзелеш һәм автомобиль сәнәгатендә кулланылучы киндер җепселләре, ә калдыклардан мәче бәдрәфе өчен сеңдерүче масса җитештерәчәк

– Техник киндерне без беренче тапкыр 2024 елда үстереп карадык. Завод проектына инвестиция 200 миллион сум тәшкил итте. Бер еллык эш өчен чимал җитәрлек. “Туган як” агрофирмасы “Чаллы икмәге” җәмгыяте һәм җирле фермер хуҗалыклары белән хезмәттәшлек итә. Агрофирма – 600, ә фермерлар 400 гектарда техник киндер үстерә. Инвестор фермер хуҗалыклары белән хезмәттәшлек итәргә планлаштыра һәм сату өчен киндер үстерергә тәкъдим итә. Үз чиратында ул подрядчыларны орлык белән тәэмин итәргә әзер, – ди “Туган як” агрофирмасы җитәкчесе Раил Җиһангиров. – Техник киндердән – киндер җепселләре, ә сәнәгать калдыкларыннан маллар астына ятак җитештерергә планлаштырабыз. Киндер камылыннан барлыкка килгән мүлчә дымны саклый һәм яхшы ашлама булып тора. Киндер камылының җылылыкны саклау үзлеге бар. Ул үсемлекләрне салкыннан саклый һәм корткычларга каршы нәтиҗәле көрәш чарасы да булып тора. 
Завод өстәмә тугыз эш урыны биргән. Мөслим эшкуарлары инициативасын ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да хуплаганнар. 
– Моның файдалы һәм икътисадый яктан отышлы булуын барысы да аңламый әле. Яңа предприятиедә эшкәртү калдыклары цилиндрик гранулаларга – пеллетларга сыгылачак. Адсорбцияләү үзлекләре һәм дымны нәтиҗәле сеңдерү, шулай ук исне йоту сәләте хисабына пеллетлар хайваннар өчен яхшы түшәк булып хезмәт итәчәк. Безнең максат – киндер эшкәртүнең тулы циклын булдыру, – ди Раил Җиһангиров.
Техник киндер базарда зур ихтыяҗ булган продукт булып санала. Бу юнәлештәге эшчәнлек “Биоикътисад” милли проекты белән дәүләт тарафыннан да хуплана. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, узган ел Татарстанда техник киндер чәчү мәйданы 5250 гектар тәшкил иткән.
– Киндер үстерү һәм эшкәртү буенча халыктан төрле фикерләр ишетергә туры килә. Бу үсемлеккә билгеле бер “шик шлейфы” тагылган булу авырлыклар да тудырды. Райондашларыбыз: “Киндер үстерү хакында җитәкчелек, район эчке эшләр бүлеге беләме?” – дип сорый. Юл буендагы киндер басуын бер генә мәртәбә интернет челтәрләренә куймадылар. Киндер ул – традицион материал. Сүс бавы, мәсәлән, киндердән җитештерелә. Ул – җитеннән өстен булган уникаль үсемлек. Бу үсемлек майдан башлап киемгә кадәр бик күп файдалы әйберләр җитештерү өчен яраклы, – ди Раил Җиһангиров.
Киндер – уникаль продукт. Аннан 100дән артык төрдә продукция, шул исәптән кием җитештерелә, диңгез арканнары һәм трослар ясала. Киндер җепнең бактерицид тәэсире зур. Ул чыдам һәм тиз генә тузмый, ди белгечләр.

Раил Җиһангиров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев