«Кар астында - уңыш нигезе»: Мөслим аграрийлары язгы чәчүгә әзерләнә
Авыл хуҗалыгы белгечләре быел карның күп булуына ихластан сөенә
Авыл хуҗалыгы белгечләре быел карның күп булуына ихластан сөенә. Кар катламының калын булуы уҗымнарның яхшы кышлавына ярдәм итә, үсентеләрне өшүдән, салкыннардан һәм җилдән саклый. Башка еллардагы кебек кыш уртасында кар явып, боз катламы да хасил булмады быел. Болар барысы да уҗым культураларына уңай тәэсир итә.
ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республика буенча 485 мең гектарда чәчелгән көзге культураларның 480 мең гектарының (98 процент) яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә булуын билгеләп үтте.
– Быелгы уңыш нигезенә 13218 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелде. Шулардан көзге бодай – 11140 гектар, арпа 1111 гектар мәйданны били. Вика – 289, рапс 585 гектар мәйданда чәчелде. Чәчүлекләр көздән үк яхшы үсеш бирде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Артур Шакиров. – Уҗым культураларының кышны ничек үткәрүен билгеләү максатында монолит алынды. Декабрь-февраль айларында алынган үсентеләрдә шикәр күләме нормада: 25-31 процент тәшкил итә. Бүген басуларда карның калынлыгы – 30-80 сантиметр. Туфрак температурасы – 5,0-0,4 градус. Кар катламы һәм һава торышы буенча көзге культуралар язны яхшы хәлдә каршы ала һәм мул уңыш бирер, дип өмет итәбез.
Ни чәчсәң, шуны урырсың, дигән халык әйтеме хәзер дә актуаль. “Россия авыл хуҗалыгы” ФДБУнең Мөслим бүлегендә язгы чәчүдә кулланылачак орлыкны тикшерү эшләре дәвам итә.
– Районда язгы чәчү өчен – 8728 тонна, 2027 ел уңышына нигез салу өчен 2606 тонна орлык кирәк булачак. Бүгенге көндә хуҗалыкларда 17657 тонна орлык исәпләнә. Барлык орлыкның 53 проценты тикшерелде инде, алар 100 процент яраклы дип бәяләнде, – ди “Россия авыл хуҗалыгы” ФДБУнең Мөслим бүлеге җитәкчесе Мизхәт Нәбиев.
Басу-кырларда әлегә калын кар катламы ята. Тирә-юнь әле кышкы йокыда кебек. Әмма кар астындагы үсентеләр яз якынлашуын сизә. Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Татарстанда 20 марттан соң климатик яз башланачак, диләр. Ә язгы кыр эшләре апрель урталарында башланыр дип фаразлана. Язгы һава торышы игенчеләр һәм үсемлекләр өчен дә уңайлы булсын иде.
Фото – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев