Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Җир тәрбия ярата

“Әюпов” фермер хуҗалыгы быел 1600 гектар мәйданда арпа һәм бодай культуралары үстерде. Җәй коры килүгә карамастан, хуҗалык бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 22 центнер уңыш җыеп алды.

– Кече фермер хуҗалыгы саналса да, “Әюпов” Баланлы, Тойгелде, Олы Чакмак авыл җирлекләре территориясендә шактый зур мәйдан били. Хуҗалык быел 3100 тоннадан артык икмәк җыеп алды. Азотлы ашлама һәм аммиак селитрасы керткән басуларда иген уңышы мул булды, – диләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.

Рамил Әюпов – дәүләттән кредит, субсидия алмыйча эшләүче фермерларның берсе. Шулай да язгы чәчү һәм урып-җыю чорында вак фермерларга да техника белән ярдәм итә ул.

– Элеватор үзебездә булгач, бик җайлы: басудан кайткан икмәк туры Чия Түбә авылындагы киптерү агрегатларына бушатыла. Киптерү җайланмасын 10 миллион сумга алдык. Аның ярдәмендә ике сезонда икмәк киптерергә өлгердек инде. Икмәкне сакларга складлар җитәрлек. Бер складка капиталь ремонт үткәрдек. Мастерской һәм ашлык киптерү бинасына газ керттек, – ди Рамил Әюпов. 

Фотода - Фатыйх Шәйхрамов – хуҗалыктагы универсалларының берсе.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 17 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев