Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Иң яхшы комбайнчы» республикакүләм бәйгесе уздырылды

Республикакүләм комбайнчылар бәйгесендә Мөслим районыннан 11 комбайнчы җиңү яулаган.

"Иң яхшы комбайнчы" республикакүләм бәйгесе тәмамланды. Конкурс беренче тапкыр ТР Рәисе ярдәме белән 2017 елда үткәрелде. Комбайнчы һөнәрен популярлаштыру максатын күз алдында тоткан әлеге бәйге, традициягә әверелеп, анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясендә хәбәр ителгәнчә, быелгы конкурста барлыгы 1410 комбайнчы катнашкан, шулардан 490 җиңүче билгеләнгән. “Конкурсантлар өчен бер үк шартлар тудыру өчен комбайннар, двигателенең көчен һәм җитештерүчесен исәпкә алып, төркемнәргә бүленгән иде”, – диде Рафаэль Фәттахов.

Ашлык җыю комбайны арасында 1144 комбайнчыдан 190 җиңүче булды. Азык җыю комбайны арасында - 125 комбайнчыдан 50 җиңүче, алар 50шәр мең сум премия алдылар. Үзйөрешле чәчкечләр арасында 141 комбайнчыдан 50 җиңүче булды, алар 40ар мең сум премия алдылар. 200 комбайнчы район җиңүчеләре булды, алар 30ар мең сум премия алдылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, Мөслим районыннан 11 комбайнчы әлеге бәйгедә җиңү яулаган һәм 30-50 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнгән.

 Фото - Мөслим-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев