Икмәк өчен көрәш бара
“Август-Мөслим” агрофирмасы урып-җыю кампаниясен уңышлы башлап җибәрде
Быел һава торышы икмәк үстерү өчен уңайлы булды, игенчеләргә мул уңыш алу мөмкинлеген бирде. Агрофирмалар һәм эре фермер хуҗалыклары гына түгел, игенчелек белән шөгыльләнүче вак фермерлар да урыпҗыю эшләренә кереште. Социаль челтәрләрдә “Туган як”, “Намус” агрофирмаларының һәм “Исламов” фермер хуҗалыгының көзге уҗым культураларыннан мул уңыш, урыны белән хәтта 70-80 центнерга кадәр икмәк җыеп алуы хакында хәбәрләр күрергә мөмкин. Бүгенге көндә районда уртача гектар биреме 45 центнерны тәшкил итә.
“Август-Мөслим” агрофирмасы уңганнары да башкалардан калышмый. Бүген агрофирма хезмәтчәннәре көзге бодай суктыру белән мәшгуль.
– “Август-Мөслим” агрофирмасының Иске Карамалы бүлекчәсендә көзге бодайның “Московская 56” сорты 1 мең гектардан артык мәйданда үстерелде. Бүгенге көнгә аның 300 гектарын җыеп алдык. Шөкер, көзге бодай уңышы куанырлык булды: гектар биреме уртача 45 центнер тәшкил итте. Дымлылык та таләпләргә туры килә – 16-17 процент. Уңышны басудан туры “Август-Мөслим” ашлык кабул итү предприятиесенә озатабыз, – ди Иске Карамалы бүлекчәсе идарәчесе Ринат Гыйльмуллин. – Басуда дистәдән артык комбайн эшли. Комбайннардан ашлыкны “Лилияни” бункербушаткычлары таккан “Клаас” тракторлары басу кырына – машиналарга ташый. Техника белән дә, ашлыкны ташуда да проблемалар юк. Басуда эшләүчеләр ике тапкыр кайнар ризык белән туклана, камыр ризыгы, чәй яисә компот белән бирелә.

Чыннан да, көзге бодай басуы зур техника паркын хәтерләтә: басу түрендә комбайннар хәрәкәт итә, алар артыннан икмәк ташучы тракторлар бара. Басу юлына икмәк ташучы машиналар тезелгән. Бер генә техника да тик тормый. Икмәк төялгән машиналар бер-бер артлы юлга кузгала. Гомумән, урыпҗыю кампаниясендә катнашучы һәркем мул булып үскән икмәкне югалтуларсыз җыеп алу өчен тырыш хезмәт куя.
– “Август-Мөслим” агрофирмасында алтынчы сезон урыпҗыю кампаниясендә катнашам. Шөкер, быел икмәк мул. Эшкә куанып киләбез, комбайннар туктамыйча басудан кайтып китмибез. Икмәк басулары чиста, тук, эре башаклар күңелне сөендерә. Шуңа барыбызның да күңеле күтәренке, кәефләребез яхшы. Һава торышы әлегә өзеклекләр тудырмый, эшләргә ирек бирә. Күпме көч куеп үстергән икмәкне югалтуларсыз җыеп алу өчен бар көчебезне куябыз, – ди икмәк ташучы Булат Рахманов.

“Август-Мөслим” агрофирмасы быел да бөртекле һәм азык культураларын, техник культуралар үстерүгә зур игътибар бирде.
– Агрофирма 1727 гектарда көзге бодай үстерелде. Язгы культуралардан 5 мең гектардан артык мәйданда бодайның “Торидон”, “Ирен 2” һәм “Ворожея” сортларын чәчтек. Арпа, кукуруз, соя да өлгереп килә, алар 2 мең гектарны били. Быел борчакны 1700 гектардан артык мәйданда үстердек. Борчакның “Кулон” һәм "Саламанка" сортлары чәчелде. Техник культуралардан көнбагыш һәм рапс 17 мең гектар мәйданда игелеп, алардан да яхшы уңыш алырбыз, дип өметләнәбез. Без һәрвакыт элиталы һәм суперэлиталы сортларны гына кулланабыз, – ди “Август-Мөслим” агрофирмасының генераль директоры Юрий Янковский.
Әйе, быелгы җәй муллыгы белән куандыра. Уңыш бәрәкәтле булсын! Икмәк – Аллаһ бүләге, диләр. Басу-кырларда эшләүчеләр кыш җитсә – яз ничек килер, яз җитсә – җәе нинди булыр, дип борчылып яши. Игенчеләр һава торышының уңайлы булуын тели, орлыкларны җир куенына салу өчен оптималь вакытны куллану, урып-җыю эшләрен тиз арада һәм югалтуларсыз җыеп алу өчен тырыша. Ипекәйнең өстәлгә авыр юллар аша килүен һәм бик кадерле булуын онытмасак иде.
Фәридә Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев