Авыл хуҗалыгы

Икмәк мулдан, хезмәт хакы вакытында!

«Август-Мөслим»нең тәҗрибәле комбайнчысы Гөлүс Мадышин урып-җыю барышыннан канәгать.

Агрофирма оешкан көннән бирле биредә эшләүче механизатор быелгы кампаниянең яхшы баруын билгеләп үтте.

— Урып-җыю башланган чорда яңгырлар эшне туктатып торса да, шөкер, соңгы көннәрдә эш яхшы бара. Көннәр коры торганда, эшләве дә рәхәт! Ашкынып эшкә киләбез, җиргә чык төшмичә комбайннарны туктату юк. Икмәк мулдан! Техника эшли. Ягулык-майлау материаллары белән дә, запас частьлар белән дә тоткарлыклар юк. Барысы да бар. Хезмәт хаклары яхшы, айга ике тапкыр һәм үз вакытында бирәләр. Җитәкчелек тарафыннан игътибар зур. Эшкә һәр көнне сөенеп киләбез, тырышып хезмәт куябыз. Иң мөһиме — комбайннар ватылмыйча эшләсен, яңгырлар эшне туктатмасын, — ди ул.

Гөлүс Мадышин — авыл егете, җир кешесе, икмәкнең кадерен дә, тәмен дә яхшы белә. Урып-җыю эшләре төгәлләнгәч тә кырдан кайтырга ашыкмый: язгы-көзге чорда ул тракторда туфрак эшкәртә, чәчә һәм үсемлекләрне тукландыра.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев