Игеннәрне тукландыру эше башкарыла
Авыл хуҗалыгы

Игеннәрне тукландыру эше башкарыла

«Август-Мөслим» агрофирмасында көзге бодай тукландырыла.

Быелгы уңышны җыеп алу инде соңгы гектарларда башкарыла. Ә менә киләсе ел уңышы  өчен эшне  агрофирмалар технологик таләпләргә туры китереп башкаралар.  Җаваплылыгы чикләнгән «Август-Мөслим» җәмгыяте көзге бодайны аммиак суы белән тукландыру эшенә кереште. 2024 ел уңышы өчен һәр гектарга  92 килограмм нормада актив матдә кертелә.

Фото - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев