Игенченең күңеле – кырда
Игенне җир уңдырмый, тир уңдыра.
Урып-җыю дәвам итә. Бүгенге көндә район хуҗалыклары һәм агрофирмалар матур көннәрнең кадерен белеп эшли. Һәр минут исәптә бүген.
Урып җыюга беренчеләрдән булып тотынган “Исламов” хуҗалыгыннан соң, мөһим кампаниягә эре агрофирмалар да кереште. “Намус”, “Август-Мөслим” агрофирмалары узган атнада көзге бодай суктыруга кереште.
– Бүген агрофирманың Олы Чакмак басуында тулы куәтенә урып-җыю эшләре бара. Механизаторларыбыз 456 гектарда “Льговская” элита сортлы көзге бодайны суктыру белән мәшгуль. Басуларда флигель үзбушаткыч белән 3 комбайн эшли. Бөртеклеләрнең гектар биреме – әлегә 22 центнер тәшкил итә, – ди “Намус” агрофирмасы агрономы Рамил Мөслимов.
Ел коры килсә дә, агрофирма уңганнары уңыштан зарланмый. Тик шулай да былтыр көзге бодайның гектар биреме 46 центнердан артык булуын да билгеләп үтәргә кирәктер. “Намус” агрофирмасы быел барлыгы 3100 гектарда көзге бодай уңышын суктырып алачак. Җыелган уңыш Актаныш элеваторына озатыла.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 елның 28 июль санында укыгыз.
Лилия Шәймиева
Фото - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев