Язның бер көне ел туйдыра
Районда авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча комиссия эшләде.
6 апрель көнне Мөслимгә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов килде. Ул район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев белән берлектә уҗым басуларын карады, язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерде.
Басуларда трактор гөрелтесе ишетелә башлады. Район хуҗалыклары көздән эшкәртелгән мәйданнарда дым каплату – тырмалау белән мәшгуль. Районда уҗым культураларын һәм күпьеллык үлән тукландыру 100 процент мәйданда башкарылган. Игенчеләр 10 апрелдә язгы чәчүгә керештеләр.
– 2022 ел белән чагыштырганда, быел язгы кыр эшләренә 20 көнгә иртәрәк керештек. Чәчүлек орлык белән проблемалар юк. Быел 1400 тонна югары репродукцияле орлык сатып алынды. Һәр гектарга тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә 92,7 килограмм ашлама туры килә. Ашлама күләмен 95 килограммнан арттырырга планлаштырабыз, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, ТР дәүләт техник күзәтү идарәсенең Мөслим бүлеге вәкилләре “Туган як”, “Август-Мөслим” агрофирмаларында булып, эш барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешенә, орлык сыйфатына да бәя бирде.
– Мөслимлеләрнең яңалыкка омтылуын, бөтен өлкәдә дә уңышлы эшләвен инкарь итеп булмый. Район хуҗалыкларының язгы чәчүгә әзер булуын старт сызыгына куелган техникадан күрергә була. Мөслимлеләр быел да сынатмас, – диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов. – “Туган як” агрофирмасында игенчелеккә зур игътибар бирелүен күреп сөендек. “Чаллы икмәге” җәмгыятен ипи пешерү өчен кирәкле он белән тулаем “Туган як” агрофирмасы тәэмин итә!
Комиссия Мөслим районы хуҗалыкларын язгы кыр эшләренә тулысынча әзер, дип бәяләде.
– Шөкер, техниканың күпчелеге яңа, эшләр өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Еллар имин булып, эшне үз вакытында башкарып чыгарга һәм яхшы уңыш алырга язсын! – ди “Август-Мөслим” агрофирмасы механизаторы Алмаз Әгълиев.
“Туган як” агрофирмасының баш инженеры Радик Сәйфетдинов хәбәр итүенчә, бүген агрофирманың агрегатлары дым каплатуда эшли. Хуҗалыкның техника паркы да тулыланган. Техник культуралар чәчү өчен “ЕДХ-9000” чәчү комплексы, үзйөрешле “Барс-4000” агу сибү җайланмасы алганнар. Татарстанда беренче булып агрофирмага ике “Полесье-3219” гибрид комбайннары кайткан. “Туган як” уңганнары арпа чәчүгә кереште. Бу культура 530 гектар мәйданны биләячәк. Игенчеләр 262 гектарда горчица чәчүне төгәлләде инде.
Лилия Шәймиева
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев