Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Һәр минутның кадерен белеп

Районыбызда язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара.

“Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы язгы кыр эшләрендә финиш сызыгына аяк басты. Кайбер хуҗалыклар җаваплы кампаниягә яңа кереште. Бу нигездә басу-кырларда җирнең төрлечә өлгерүенә бәйле. Һәр хуҗалык җирдә дым барында орлыкларны җир куенына иңдерергә тырыша. 

Дүшәмбе көнне районга эш сәфәре белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов килде. Министр урынбасары “Август-Мөслим”, “Туган як”, “Намус” агрофирмаларында, “Исламов“ фермер хуҗалыгында кыр эшләре барышы белән танышты. 

Министр урынбасары районнарда, авылларда төрле корпорацияләр ясау бәрабәренә терлекчелек тармагын киңәйтү юнәлешендә эш башлануын да билгеләп үтте. Маллардан башка авылның киләчәген күзаллау авыр. Авыл кешесе кош-кортын да асрый, кәҗә-сарыгын да үрчетергә тырыша. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу бәясе артса, терлек асраучы шәхси хуҗалыклар да, фермер хуҗалыкларының саны да артыр иде кебек. 

“Туган як” агрофирмасында дым каплату төгәлләнгән. Әлеге эш 10478 гектар мәйданда башкарылган. Тулы куәтенә язгы чәчү бара.

 

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова  фотосы.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 3 май санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев