Эстер Россиядә иң югары продуктивлыкка ия голштин токымлы сыер дип танылды
«Иң югары лактацияле 10 сыер» рейтингында «Август-Мөслим» хуҗалыгының сыеры беренче урынны яулады
Голштин токымлы мөгезле эре терлек җитештерүчеләр ассоциациясе 2025 ел нәтиҗәләрен игълан итте. «Иң югары лактацияле 10 сыер» рейтингында «Август-Мөслим» җәмгыятенең Эстер 11174 кушаматлы сыеры еллык 23,8 тонна сөт биреп, беренче урынны яулады.
Бер ел дәвамында аның уртача көнлек продуктивлыгы 80 литрдан артык тәшкил иткән, ә иң югары күрсәткече бер тәүлектә 109 литр сөт булган.
Рекорд куючы Эстер 2021 елда Германиядән буаз тана буларак «Уразмәт» сөтчелек комплексынa китерелә. Хәзер аңа 6 яшь тә 10 ай. Беренче бозавыннан башлап бүгенгә кадәр ул барлыгы 84 тоннага якын сөт биргән. Эстер биш үгез бозау тудырган, алар арасында Татарстанның элита үгезләр төркемен тулыландырган Сэмпай да бар.
Яңа шатлыклы вакыйга
Эстерның «2025 елның иң продуктив голштин сыеры» дип танылуы тагын бер сөенечле хәбәр белән туры килде. 2026 елның 8 июнендә ул тана бозау алып кайтты һәм шулай итеп компаниягә күренекле геннарга ия булган варис бүләк итте.
«Уразмәт» комплексы терлекчеләре сүзләренә караганда, бозаулау җиңел узган. Бозауны тудыру бүлеге операторы Вәсил Нәгыймов кабул иткән. Нәкъ менә ул беренче булып атаклы сыерның күптән көтелгән тана бозау алып кайтканын күргән.
Яңа туган бозауның авырлыгы 39 килограмм, ә җилкә биеклеге 80 сантиметр тәшкил иткән. Тана бозауларга гадәттә әниләре исеме бирелгәнгә күрә, 105778 номерлы яңа бозауга да Эстер дип кушканнар.
«Йолдыз» исеменә лаек
«Эстер – Библиядәге патшабикә исеме, ул “йолдыз” дигәнне аңлата. Бу исем “Уразмәт” комплексында яшәүче атаклы 11174 номерлы Эстергә бик туры килә. Яңа туган аклы-каралы тананың маңгаенда да ак йолдыз бар, шуңа күрә ул да әнисе кебек үз исемен лаеклы йөртәчәк», – дип билгеләп үтә «Август-Агро» идарәче компаниясенең генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары Наталия Козлова.

Тана бозауның атасы – Чехия чыгышлы 62081 Динамо кушаматлы үгез. Ул сөт күләме һәм сыйфаты күрсәткечләрен яхшыртучы нәсел үгезе булып санала: 305 көнлек лактация чорында аның токымы +805 кг сөт, +50 кг май һәм +31 кг аксым өстәмә бирү потенциалына ия. Шулай ук ул сыерларның тышкы төзелешенең күп кенә мөһим билгеләрен дә яхшырта.
«Мондый күркәм ата-аналардан туган 105778 Эстер эре гәүдәле, киң күкрәкле, сөтчелек тибы ачык чагылган, яхшы җиленле һәм югары үрчемлелеккә ия сыер булып үсәр дип өметләнәбез. Безнең яшь “принцесса” продуктивлык буенча үзенең титуллы әнисен дә узып китәр һәм “Август-Агро” тарихында яңа рекордлар башлар дип ышанабыз», – ди Наталия Козлова.
Россиядә иң продуктив голштинка
Бүгенге көндә Голштин токымлы мөгезле эре терлек җитештерүчеләр ассоциациясендә илнең иң яхшы генетик ресурслары тупланган. Соңгы бәяләү нәтиҗәләре буенча, ассоциация әгъзалары булган хуҗалыклардагы сыерларның уртача продуктивлыгы токым буенча уртача күрсәткечтән 1 024 килограммга югарырак.
Шуңа күрә 11174 номерлы Эстер хәзерге вакытта Россиядәге иң югары продуктивлы голштин сыеры булып санала.

Мәгълүмат - «Август-Мөслим» җәмгыятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев