Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чемпионнар үстерәләр

Бөтенроссия “Кыр көне – 2023” тә “Август-Мөслим” агрофирмасы сыеры “Чемпионка” титулын алды. 6-9 июль көннәрендә Татарстанның Лаеш районында Бөтенроссия Кыр көне үткәрелде. Анда РФ авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Районыбызның “Агромастер” һәм “Август агротехнологияләр ” компанияләре “Агроволга-2023” күргәзмәсендә үз техникаларын тәкъдим итте.

“Август-Мөслим” мегафермасының Мөслим гүзәле дә масштаблы чарага барды. “Үрәзмәт” товарлыклы-сөтчелек комплексында туган, тәүлегенә 40 литр сөт бирүче Джисмонда кушаматлы сыер “Республиканың иң яхшы токымлы сыерлары” бәйгесендә катнашты.

– Бөтенроссия кыр көне кысаларында Марий Эл Республикасы, Мордовия, Удмуртия, Чувашия һәм Татарстанның сөтлебикәләре матурлык бәйгесендә катнашты. Барлыгы 53 хуҗалыктан голштин токымлы эре мөгезле терлек үрчетүчеләр килгән иде. 80 сыер арасыннан Мөслим сыерының “Чемпионка” титулын алуы районыбыз өчен зур мәртәбә! – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 21 июль санында

Фото - "Август-Мөслим" агрофирмасы архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев