Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бу көнне Мөслимдә!

Бу рубрикада 1989 елда булган вакыйгалар кабатлана

26 сентябрь

Бер пот чик түгел

Әмәкәй фермасы буенча август аенда һәр сыердан 480 килограмм сөт савылды. Фермада тәҗрибәле уңган савымчылар эшли.  Г. Мөбарәкова – әнә шундыйларның берсе. Бүген ул группасындагы һәр сыердан 16,2 килограмм сөт сава. Ел башыннан күрсәткече – 3153 килограмм. КПСС членнары М.Галиева, Х. Нуруллина да җәйге чорда мул савым өчен тырышалар. Алар үзләре тәрбияләгән сыерлардан көнгә 15,7-16 килограмм продукция алалар. Коллектив агымдагы елда уртача 4500 килограмм сөт саварга йөкләмә алды.

К.Арсланова, “Правда” колхозының терлекчелек бухгалтеры.

Фото – Мөслим-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев