Бөтенроссия Кыр көне уздырыла
Авыл хуҗалыгы

Бөтенроссия Кыр көне уздырыла

Районыбызның «Агромастер» һәм «Август-агротехнологияләр» компанияләре «Агроволга-2023» күргәзмәсендә үз техникаларын тәкъдим иттеләр.

Бу көннәрдә Татарстанның Лаеш районында Бөтенроссия Кыр көне уздырыла. 

Республикабыз авыл хуҗалыгы казанышларының иң зур күргәзмәсе 6 июльдән 9 июльгә кадәр үтә. Анда РФ авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Программада мастер-класслар, җир сөрү буенча чемпионат, Россия эстрада йолдызлары чыгышы каралган.

Районыбызның "Агромастер" һәм "Август-агротехнологияләр" компанияләре "Агроволга-2023" күргәзмәсендә үз техникаларын тәкъдим иттеләр.

"Август-Мөслим" мега-фермасыннан Мөслим гүзәле - 2021 елда "Үрәзмәт" товарлыклы-сөтчелек комплексында туган, тәүлегенә 40 литр сөт бирүче Джисмонде кушаматлы сыер республиканың иң яхшы токымлы сыерлары бәйгесенең "Чемпионка" номинациясендә җиңүче булды.

Фотолар - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев