Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техника әзерлеге тикшерелде

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелегендә агрофирма һәм фермер хуҗалыкларында техника әзерлеге тикшерелде.

Бүген авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлек азыгын әзерләүгә техника әзерлеген карау буенча комиссия эшли. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев җитәкчелегендәге комиссия агрофирма һәм фермер хуҗалыкларында булып, терлек азыгы әзерләүдә катнашучы техникаларның төзеклеге һәм эш барышы  белән танышты.  Аграрийлар санаулы көннәрдән терлек азыгы әзерләү кампаниясенә керешәчәкләр. Бүгенг савым сыерларның да, эре мөгезле терлекнең дә күпчелеге “Август-Мөслим” агрофирмасында исәпләнә: “Агрофирмада сыйфатлы һәм җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, - дигән нәтиҗәгә килде комиссия членнары.

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #_Авылхуҗалыгы