Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Август-Мөслим” киләчәккә йөз тотып эшли

“Август-Мөслим” агрофирмасы авыл хуҗалыгына яңа дулкын булып килеп керде.

Агрофирмада һәр эш яңа технологияләргә корылган. “Август-Мөслим” агрофирмасына 31994 гектар җир туры килә. Һава торышына бәйсез мул уңыш алуның яңа алымнарын күрсәтә августлылар. Агрофирманың уңышлары, киләчәккә планнары хакында “Август-Мөслим” агрофирмасы генераль директоры Юрий Янковский белән сөйләштек.

– Юрий Владимирович, быелгы кырыс табигать шартларында мул уңыш алу өчен нинди алымнар кулланылды?

– Әйе, быел игенчеләр сынау узды. Шулай да эшне агротехнологик таләпләргә туры китереп башкару, белгечләрнең үзара аңлашып эшләве нәтиҗәсендә матур күрсәткечләргә ирешә алдык. Нәтиҗәдә “Август-Мөслим” агрофирмасы быел 329198 центнер икмәк җыеп алды. Киләсе ел уңышы өчен 8201 гектарда көзге бодай чәчтек. Чәчүлекләр яхшы тишелеп, матур гына үсеп китте. Үсентеләрнең кышны исән-сау чыгуын телибез.

– Агрофирма нинди сортларга өстенлек бирә?

– Без һәр культураның бары элиталы һәм суперэлиталы сортларын гына чәчәбез. Көзге һәм язгы бодайның яңа сортлары “Август-Теләче” җәмгыятенең орлык заводыннан килә. Язгы бодайның “Торридон”, көзге бодайның “Скипетр”, “Московская” сортларын чәчәбез. Әлеге сортлар яхшы уңыш бирә.

Фәридә Гайнетдинова

Фәридә Гайнетдинова фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 17 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев