«Август-Мөслим» агрофирмасы урып-җыюны кызу темплар белән алып бара
«Август-Мөслим» агрофирмасында бөртекле культураларны җыю кампаниясе дәвам итә
Авыл хуҗалыгы формированиеләре бик күп чыгымнар чыгарып, тырыш хезмәт белән үстергән икмәкне җыя. Басу-кырларда комбайннар, тракторлар гөрелтесе тынып тормый, ашлык төягән машиналар ындыр табакларына ашыга. Районыбызда иң күп җир мәйданын би-ләүче “Август-Мөслим” агрофирмасы хезмәтчәннәре язгы культураларны суктыра. Көзге культураларны җыюны алар август башында ук төгәлләгән иде.
– “Август-Мөслим” агрофирмасында 25 мең гектардан артык мәйданда язгы чәчү башкарылды. 10961 гектарда бодай һәм рапс үстерелде. Калган мәйданнарны көнбагыш, кукуруз һәм җитен били. Көзге бодай 4016 гектарны биләде. 474 гектарда көздән чәчелгән рапс үстереп карадык, – ди агрофирманың баш инженеры Сергей Чернышев. – Көзге бодайның уртача гектар биреме 35 центнерны тәшкил итте. Рапсның гектар биреме – 22 центнер. Без көткәннән берникадәр кимрәк булса да, борчылмыйбыз. Быел әлеге культураны 4 мең гектардан артык мәйданда чәчәбез. Рапс үстергәндә ясаган хаталарны төзәтеп, киләсе елда аннан мул уңыш алырбыз, дип өметләнәбез.
Бүгенге көндә игенчеләр язгы бодай һәм рапс җыю белән мәшгуль. Җитен җыюга да керешкәннәр. Урып-җыюда ике дистәгә якын “Тукано”, “Торум” комбайннары, ашлык ташуда “Джон дир” тракторлары эшли.
– 11 мең гектардан артык мәйданда язгы бөртекле культуралар үстерелде. Җитен һәм рапс сату өчен үстерелә. Бодайны ашлык кабул итү предприятиесенә озатабыз, кайбер бүлекчәләрдә җиңсәләргә салып саклыйбыз. Уңышның дымлылыгы нормага туры килә: 13-14 процент. Уртача гектар күрсәткече – 30-35 центнер. Һава торышы әйбәт булса, бөртекле культураларны җыюны 15-20 көн эчендә төгәлләргә исәплибез. Аннан техник культураларны җыюга керешәчәкбез, – ди Сергей Чернышев.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2026 ел 28 август саныннан укыгыз.
Фото: Фәридә Гайнетдинова
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев