Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Авыл хуҗалыгы

“Август-Мөслим” агрофирмасы басуында Халыкара кыр көне узды

Чараны ачу тантанасында кунакларны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин сәламләде.

Кыр көне уку-укыту һәм тәҗрибә уртаклашу өчен гаҗәеп кызыклы мәйданчык булды. Чарада Үзбәкстан, Казахстан, Белоруссия делегацияләре һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар катнашты. Белгечләр авыл хуҗалыгында туфракны эшкәртмичә чәчү – “Ноу-тилл” технологиясенең нечкәлекләрен өйрәнделәр һәм соңгы фәнни казанышлар белән таныштылар.

Чараны ачу тантанасында кунакларны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин сәламләде.

– Элек без үсемлекчелек өлкәсендә алдынгы тәҗрибә өйрәнү өчен чит илләргә бара идек. Бүген мондый өйрәнү полигоннары республикабызда да бар. Бу – төрле сортларны һәм гибридларны тикшереп, югары уңыш алу өчен искиткеч мөмкинлек, – диде ул.

“Август-Агро”ның әйдәүче белгечләре һәм орлыкчылык компанияләре хезмәткәрләре агрополигонда катнашучыларга “Ноу-тилл” технологиясе буенча үстерелүче авыл хуҗалыгы культураларын күрсәтте. “Август-Агро” компаниясе төрле җитештерүчеләрнең бөртекле һәм майлы культураларын үз кырларында сынап карый. Максат – безнең җирлек өчен яраклы иң яхшы сортларны, тукландыруның һәм эшкәртүнең оптималь схемаларын табу. Бу кайсы карарның уңышны арттыруын, ә кайсының чыгымнарны акламавын ачыкларга ярдәм итә.

– Әлеге тәҗрибә мәйданчыгын без 8 ел элек сатып аласы орлыкны тикшереп карау максатыннан оештырган идек. Хәзер биредә 236 кишәрлектә 8 төрле культура үсә. Мондый масштаблы сынау мәйданчыклары – бик сирәк күренеш, – диде “Август-Агро” идарәче компаниясенең генераль директоры Айдар Галәветдинов.

Кыр көнендә рапс, көнбагыш, борчак, язгы һәм көзге бодай, җитен, кукуруз һәм арыш участоклары күрсәтелде. “Август-Мөслим” агрофирмасы җирне парга калдырмыйча һәм эшкәртмичә чәчеп, югары нәтиҗәлелеккә ирешү тәҗрибәсе белән танылган. Соңгы елларда компания Россия селекциясе гибридларына һәм сортларына аерым игътибар бирә.

– Мәйданчыкта иң алдынгы технологияләрне күрергә һәм гамәлдә өйрәнергә мөмкинлек бар. Биредә аграрийлар үзләрен борчыган бик күп сорауларга җавап таба ала. Янәшәбездә белемгә омтылучы, үз эшендә һәр яңалыкны уңышлы кулланучы белгечләр булуы куандыра, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

Сынау полигоны белән кызыксыну күптән инде Татарстан чикләрен узып китте. Мисал өчен, Казахстан белгечләре көнбагыш белән борчакны иң табышлы культуралар дип саный. Кунаклар безнең кырларга нәкъ менә “Ноу-тилл” технологиясен өйрәнергә һәм үзләренең климат шартларына яраклы сортлар сайлап алырга килгән.

Моннан тыш, Кыр көнендә басуларны агродроннар ярдәмендә эшкәртүне күрергә мөмкин булды. “Август-Мөслим” агрофирмасы быелдан башлап чүп үләннәренә каршы көрәштә менә шундый заманча аппаратлар куллана. Бер дрон 12 сәгать эчендә 250 гектарга кадәр мәйданны эшкәртергә сәләтле. 

Халыкара кыр көнендә авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе дә эшләде.

Рәмилә Сәләмова репортажы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев