Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Җәйнең коры булуы ихтимал

Алексеевск районының Юеш Көрнәле авылында Россия Федерациясенең атказанган агрономы, республикада эш башлаган беренче фермерларның берсе Илшат Гомәров бар.

Ул 1979 елдан ук агроном булып эшли башлаган булган. Фермерлык белән 1991 елдан ук шөгыльләнә. Ул хәзерге көндә авыл хуҗалыгы тармагындагы проблемалар турында сөйләде.

«Авыл хуҗалыгында хәзергесе көндә проблемалар бик күп! Ләкин вазгыятькә төрле яктан карарга һәм хәл итү юлларын күзалларга кирәк. Быел чәчүлек мәйданнарын киметергә туры килде, чөнки игенчелек отышлы түгел. Быел менә 414 гектар чәчтек. Бөртеклеләрне генә чәчергә булдык, чөнки техник культуралардан рапсны гына үстерә идек, хәзер бик отышлы түгел. Техник культураларга корткычлар нык һөҗүм итүчән хәзер, шуңа күрә чәчмибез. Ә улым быел инде өчәр гектар кәбестә һәм бәрәңге утыртты. Аның терлекләре дә бар. Без инде эшне бергә алып барабыз диярлек. Инде оныклар да ярдәм итә.

Иң зур, төп проблеманы да әйтәсем килә: 2022 елдан бирле ашлыкка бәяләр бер дәрәҗәдә тора… Ә солярка, ашламаларга, техникаларга хаклар артты. Мин яшь фермерларны нык кызганам, алар финанс яктан зыянга китеп, кайберәүләре бер тиен акчасыз утырып калды. Безнең, өлкәнрәк фермерларның әле бераз булса да «финансовая подушка» бар, әмма ул да резина түгел! Берничә ел тагын да шундый хәлләр барса, фермерлыкның мәртәбәсе бетәр», – ди ул.

Фото: Илшат Гомәров тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев