Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Агросәнәгать белгечләре укучылар белән очрашты

Казан аграр университеты һәм ветеринария академиясе вәкилләре укучылар белән очраштылар.

- Югары сыйныф укучылары алдында  бик мөһим сорау тора: "Кем булырга?"  Безнең көннәрдә әлеге проблема бик мөһим мәгънәгә ия, чөнки хезмәт базарындагы конкуренция укучыларны һәм аларның ата-аналарын бу мәсьәлә турында уйланырга мәҗбүр итә. Сорауга ачыклык кертү максатыннан  З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында Мөслим политехник техникумы студентлары һәм район үзәге мәктәпләренең югары сыйныф укучылары белән агросәнәгать комплексы өлкәсендә һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан очрашу уздырылды. Белгечләр аграр югары уку йортларына керү тәртибе, өстенлекләре,  һөнәри юнәлеш бирү проектлары һәм башкалар турында  аңлаттылар.

Утырышның спикерлары - Казан аграр университеты һәм ветеринария академиясе вәкилләре булды, - дип язалар авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

Фото - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев