Татарстанда буран һәм кар көтелә
Кичкә һава температурасы кичкә -7..-12 градуска, көнбатыш районнарда -20 градуска кадәр түбәнәя
Көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә искән җил көньяк-көнбатышка күчә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәя.
Һава температурасы көндез -2..-7, көнбатыш районнарда урыны белән -15 градус тәшкил итә, кичкә -7..-12 градуска, көнбатыш районнарда -20 градуска кадәр түбәнәя.
Республика юлларында кар көртләре һәм бозлавык көтелә.
Искәртеп үтәбез, республикада «Буран» планы гамәлдә. Шуңа бәйле рәвештә Казанда муниципаль парковкалар бүген бушлай булачак. Моннан тыш, Казан мәктәпләрендә дәресләр дистанцион форматка күчерелде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев