Һава торышы
Үсемлекләр утыру һәм күчереп утырту белән шөгыльләнми торырга кирәк
Иртәгә алмашынучан-болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, көндез урыны белән боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с, төнлә урыны белән 14 м/с, көндез урыны белән 15-18 м/с. Төнлә һава температурасы +11 +16 градус, көндез +20 +25 градус, көнчыгыш һәм көньяк районнарда урыны белән +29 градус.
Кимүче ай, ай Кысла йолдызлыгында.
Үсемлекләр утыру һәм күчереп утырту белән шөгыльләнми торырга кирәк. Бүлмә гөлләренә коры ашламалар сибәргә була. Ачык туфракта кышламый торган күпьеллык суганчалы чәчәкләрне казып алырга кирәк. Авыру һәм уңыш бирми торган агач-куакларны кисәргә кирәк.
Фото – Зөһрә Солтанова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев