Халыкка хезмәт итеп
Мөслим почта бүлеге бинасы “Россия Федерациясендә цифрлы икътисад” милли проекты ярдәмендә яңартылды.
Мөслим почта бүлегендә клиентларга хезмәт күрсәтү залы ремонтланды. Бүген почта бүлеге тулы куәтенә эшли, клиентларны яңартылган иркен, якты залда кабул итәләр.
Хезмәткәрләр өчен ял бүлмәсе дә ясалган. Заманча җиһаланган бүлмә хезмәткәрләргә уңайлыклар тудырган.
– Ремонттан соң Мөслим почта бүлеге яңа сулыш белән эшли башлады. Бүлек яңа җиһазлар, заманча техника белән тәэмин ителде, уңайлыклар тудырылды. Видеокүзәтү камералары, климат контроле һәм кондиционерлар уңайлы шартлар бирә. Күптән көтелгән ремонт өчен республика һәм район җитәкчелегенә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез, – ди Мөслим почта бүлеге җитәкчесе Алия Шәймәрданова.
Бинада электр линияләре һәм җылыту системасы, ишек-тәрәзәләр алыштырылган. Янгын сигнализациясе көйләнгән. Ремонт кулланучылар өчен уңайлы шартлар тудырырга һәм почтадагы хезмәтләр исемлеген арттырырга ярдәм иткән.
Фәридә Гайнетдинова
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 елның 2 февраль санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев