Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Үзен белә башлаганнан бирле “Авыл утлары” газетасын укып бара

Газетабыз белән бер яшьтә Габделәхәт абзый. 92 яшь булуына карамастан, газетаны күзлексез укый. Үз гаиләләре турында “Авыл утлары”нда басылган мәкаләне кисеп алып, куен кесәсенә сыя торган блокнотына беркетеп куйган.

Мәлләтамак авылында яшәүче Габделәхәт Абдуллин – үзен белә башлаганнан бирле “Авыл утлары” газетасын “энәсеннән җебенә кадәр” укып баручы әбунәчебез. Гомере буе “Кызыл Октябрь” колхозында ат караучы булып эшләгән.

Газетабыз белән бер яшьтә Габделәхәт абзый. 92 яшь булуына карамастан, газетаны күзлексез укый. Үз гаиләләре турында “Авыл утлары”нда басылган мәкаләне кисеп алып, куен кесәсенә сыя торган блокнотына беркетеп куйган. Кадерле ядкәр итеп саклый ул аны.

– Һәр елны язылам. Почтальонны көтеп алам. Районда барган бөтен яңалыкларны сездән укып беләм. Барлык өлкәне колачларга тырышасыз. Атнага бер тапкыр чыгуына да борчылмыйм, укырга җитәрлек, – ди ул.

 

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 2 июнь санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев