Үзара хөрмәт кирәк!
“Яңгыр яудырып, тәки тузанны бастыгыз бит!” – дип каршы алды Нарат Асты авылында яшәүчеләр
Мөслим күперендә ремонт бару сәбәпле, Ыкның икенче ягында яшәүчеләр Нарат Асты авылы аша йөрергә мәҗбүр. Бу Нарат Астында яшәүчеләр арасында да ризасызлык тудыра, чөнки машиналар туктаусыз йөреп, тузан күтәрелә. “Машиналар үткәндә, өйләр селкенгән кебек. Тавышка йоклап булмый”, – диләр кайберәүләр. Урман куенына сыенып утырган авылда тынычлыкта яшәргә өйрәнгән халыкның зары аңлашыла. Иртән торып эшкә барасы да бар бит. Җәйге эссе көннәрдә тәрәзәләрне дә ачмый булмый.
Авыл урамыннан баруын онытып, үзара узышучылар да бар икән. Тизлекне чикләү максатында Нарат Астында яшәүчеләр юл билгеләре һәм видоекамералар куярга тәкъдим итә. Тизлек яратучыларны “йөгәнләү” өчен, халык “лежачий полицейский” да ясап куйган! Авыл юлын саклау максатында, йөк машиналарын урман аша йөртергә кирәк, дигән фикер дә яңгырады.
– Юлны түләүле итсәк, видеокамералар да куярбыз, асфальт та салырбыз! – диде очрашуга килгән бер хатын-кыз, уенын-чынын бергә кушып.
Район башлыгы Альберт Хуҗин, халык белән очрашып, фикерләрен тыңлагач, тузанны басу өчен, җәйге чорда ихтыяҗ булган саен юлга су сиптерергә вәгъдә итте. Юл билгеләрен кую мәсьәләсен юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясендә карарга ышандырды. Комиссия уңай карар чыгарган очракта Нарат Астында юл билгеләре куелачак. "Чокырлы урыннарга гравий салып, юллар тигезләнәчәк", – диде Альберт Хуҗин. Халыктан түземле булып, сабыр итү сорала.
“Шешәләрен, чүпләрен ташлап китүчеләр, бармак күрсәтеп узучылар да бар”, – ди авыл халкы. Бусы инде бер кысага да сыймый, җәмәгать! Юлда йөрүнең үз кагыйдәләре, ә чүп ташлау өчен чүп чиләге бар. Авылны һәм анда яшәүче халыкны мыскыл итәргә кирәкми. Сезгә урау юлдан йөрү җайсыз булган кебек, Нарат Астында яшәүчеләргә дә билгеле бер авырлыкларга түзәргә туры килә. Алар урынына үзегезне һәм якыннарыгызны куеп карагыз. Сезгә, якыннарыгызга, туган җирегезгә шундый мөнәсәбәт күрсәтсәләр, ошармы икән?
Уйлап карасаң, район эчендәге юллар һәрвакыт асфальт булмаган. Урау юллар аша да йөрергә туры килгәндер. Рәхәткә тиз өйрәнәбез, дип әйтүем. Яхшыдан – үрнәк, яманнан гыйбрәт ал, ди халык. Бу очракта да, уңайлыкларга йөз тоткан хәлдә, үткәннәрдән гыйбрәт алып, сабыр булу сорала.
Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев