Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Урманнарны янгыннан саклыйк

ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары катнашында киңәшмә узды.

2022 елда Мөслим муниципаль районы урман фонды территориясендә янгын куркынычы һәм урман культурасы сезоннары нәтиҗәләре һәм 2023 елга бурычлар буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә район башлыгы Альберт Хуҗин, ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, урманчылар, район башкарма комитеты, район җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Киңәшмәнең төп темасы - 2023 елда урманнарны янгыннан саклау.
Татарстан  Республикасы Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе - урманчысы Айрат Минһаҗев эшләнгән эшләр турында доклад белән чыгыш ясады.
Киңәшмәгә министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов йомгак ясады. Ул белгечләргә «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын тормышка ашыру, федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман саклау) тормышка ашыру һәм санитар-савыктыру чаралары үткәрү белән бәйле берничә йөкләмә бирде.

 - Янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-профилактика эшенә аерым игътибар бирергә кирәк, – дип ассызыклады Илгизәр Зарипов.

Альберт Хуҗин урманнарны янгыннан саклау бар кешенең уртак бурычы булуын билгеләп үтте. Алга таба да урманчылар белән бергәлектә урманнарыбызны кайгырту, бәла-казалар китереп чыгармау өстендә эш дәвам итәр, дигән фикерләрен җиткерде.

Фото - администрациянең матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев