Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

«Урман иле» ял һәм сәламәтләндерү лагерендә капиталь ремонт

Нарат Асты авылы янында урнашкан «Урман иле» ял һәм сәламәтләндерү лагерендә капиталь ремонт эшләре дәвам итә.

Мөслим районында "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагерен капиталь ремонтлау бара.

Агымдагы елда Татарстанда 6 балалар сәламәтләндерү лагере «Җәй – балаларга» балалар һәм яшьләрне ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү республика программасына кертелде. Шулар исәбендә "Урман иле" лагере дә бар. Барлыгы  бу максатларга республика бюджетыннан 396,7 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Иң кыйммәтле ремонт безнең  "Урман иле"  лагерына туры килә. 124 миллион сум акча тотылачак.
Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләре 30% ка башкарылган.
Лагерь тулысынча реновацияләнә. Төзекләндерү август аенда төгәлләнер дип көтелә.

Фото - администрациянең матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев