Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Җиңү көне уңаеннан Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында чаралар (+фоторепортаж)

Бәйрәм чаралары Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында башланды.

Бөек Җиңү көне. Бу – күзләргә яшь китерә торган, күңелләрдә сагышлы хатирәләр уята торган бәйрәм. Бу көнне без Бөек Ватан сугышы чорында илебезгә җиңү көнен якынайту өчен гомерен кызганмаган бабайларыбызны, әтиләребезне искә алабыз, сугыш чорында тылда авыр хезмәтне башкарган әти-әниләребезне хөрмәтлибез.

Бөек Җиңү көнен мөслимлеләр һәр елны матур итеп бәйрәм итәләр. Бәйрәм чаралары Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында башланды. Биредә театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Район җитәкчелеге һәм җәмәгатьчелеге, тыл ветераннары, оешма-предприятие коллективлары сугыш кырында һәлак булганнар истәлегенә чәчәкләр, веноклар салды. Соңыннан Бөек Җиңү хөрмәтенә залп бирелде.

Римма Афзалова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңү көне