Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Татбүләрлеләр акциягә кушылды

Бердәмлек авыр вакытта сынала, диләр. Район халкы, бердәм булып, мобилизацияләнгән мөслимлеләргә ярдәм күрсәтә – дару, кием-салым, башка кирәк-яраклар җыя.


Тат.Бүләр авылы халкы да мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен оекбашлар, бияләйләр бәйли.

– Татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы тәкъдим иткән “Кайсыгызның кулы җылы?” акциясенә без дә бик теләп кушылдык. Бу эш безнең җирлектә 17 октябрь көнне башланды. Люция Мирзаянова белән Альбина Нуриева 40 йомгак йон сатып алганнар. Әлеге җептән Нәзирә Низамиева – биш пар бияләй һәм ике пар оекбаш, Гөлфинур Салихова – дүрт пар бияләй, Гүзәлия Сәлахова – өчәр пар оекбаш һәм бияләй, Фәнисә Хәйдәрова – ике пар оекбаш һәм бер пар перчатка, Зөһрә Ярмөхәмәтова өч пар оекбаш бәйләде. Альбина Нуриева 70 метр товар алып килде. Шул товардан Альфира апа 22 данә простыня текте, шуңа өстәп ике пар бияләй һәм бер пар оекбаш бәйләде, – ди Тат. Бүләр мәдәният йорты директоры Римма Хөснимәрданова.
Җирлек халкы гуманитар ярдәмне бер ай элек җыя башлаган. Ир- егетләргә термокием, гигиена кирәк- яраклары, көзге пычракта кияргә яраклы җиңел резин итекләр, йокы капчыгы, башлыклар һәм башка әйберләр туплана.

– Бозылмый, озак саклана торган продукциягә ихтыяҗ зур. Татбүләрлеләр мобилизацияләнүчеләр өчен 9 мең сумга консервалар, ит ту-
шенкалары сатып алды. Уңган хатын-кызларыбыз көн саен бияләй һәм оекбашлар бәйли. Альфира Шәйхетдинованың өенә җыелып, элеккеге вакытлардагы кебек аулак өй ясап, кул эше белән шөгыльләнәләр, – ди Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов.
Альбина апа Нуриеваның кулында – бәйләм, күзләрендә – яшь. Гомер буе медпунктта шәфкать туташы булып эшләгән ул.

– Алты пар оекбаш, ике пар бияләй бәйләдем. Алга таба да бу эшне дәвам итәргә уйлыйбыз. Авылдашларыбыз бу эшкә бер йодрык булып тупланды, – ди Альбина апа.

“Кул эшләре белән шөгыльләнү күңел тынычлыгы бирә”, – диләр апалар. Гөлфинур апа солдатларга автомат тотарга уңайлы перчатка-бияләй бәйли.

– Илгә авыр вакытта мобилизациягә эләгүчеләргә аз булса да ярдәм итәсебез
килә. Лаеклы ялга чыкканнан бирле кулдан энә төшкәне юк. Дүрт көнгә бер свитер бәйләргә җитешәм. Балалар, оныклар өчен кофта, башлыкның ниндиләре генә бәйләнмәде! Иптәшем Иршат: “Кайчан миңа чират җитә инде?” – дип сорый. “Әле тиз генә җитмәс”, – дим. Бүген иң мөһиме – мобилизацияләнгән ир-егетләрне кайгырту, – ди лаеклы ялдагы укытучы Гөлфинур Салихова.
Алга таба хатын-кызлар термокием һәм башка кирәк-ярак тегеп карарга уйлый. Бу хакта ишетеп, авылдагы хатын-кызлар сандык төпләрендә яткан тукымаларны барлый башлаган. Зинаида Таркина ике данә зур тукыма сатып алып килгән.

– Авылдашларыбыз белән җыелу – үзе бер гомер. Кайгы берләштерә дип дөрес әйтәләр. Илебезгә килгән зур афәтне без кулга-кул тотынып җиңәргә тиеш. Урын-җир кирәк-яраклары да, мендәр тышлары да тегәбез. Муенсалар да бәйләдек. Оекбаш бәйләүгә мәктәптә укучы оныгым Зәмирә дә кушылды, – ди Альфира Шәйхетдинова.
Оекбаш бәйли алмаган кешеләр дә чарадан читтә калмаган. Мәсәлән, Хәтирә апа Кәлимуллина 12 пар йон оекбаш сатып алып килгән.

– Без яшь чакта кулына энә-җеп тотмаган хатын-кызлар бик сирәк иде. Бәйләргә мине әнкәй өйрәтте.
Мәктәптә укыганда хезмәт дәресендә укытучыбызның тегәргә, чигәргә өйрәтүе тормышта бик кирәкле һөнәр булды. Балаларга һәм оныкларга гына бәйли идем, хәзер менә солдат егетләребезне дә кайгыртыр вакыт җитте. Өч пар перчатка һәм алты пар оекбаш бәйләргә җитештем, – ди Гүзәлия Сәлахова.

“Кайсыгызның кулы җылы?” акциясенә калган җирлекләр дә актив кушыла. Төрле һөнәр ияләрен бергә туплаучы, берләштерә торган масштаблы чара бу.

– Әзер оекбашлар алып килүче авылдашларыбыз да бик күп. Бу акциягә үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Күңел җылыбызны кушып бәйләгән җылы оекбашлар, бияләйләр, муенсалар солдатларыбызга ярдәм итсен иде, – ди Җәмилә Фазлыева.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев