Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контрактны ешрак яшьләр имзалый башлаган

Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контрактны күбрәк яшьләр имзалый башлаган. Бу хакта «Татар-информ»га контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев сөйләде.

«Контракт буенча хезмәт итүгә кандидат портреты яңа төр гаскәрләр барлыкка килү сәбәпле үзгәрде. Элек хәрби хезмәткәрләрнең яше 30 яшьтән башланган булса, хәзер сизелерлек кимеде. Контрактны 20 яшьтән башлап төзи башладылар. Кандидатлар яшьрәк һәм күп белә. Алар сүзләренчә, пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү – кирәкле һәм кызыклы белгечлек, ул Кораллы көчләрдә дә, гражданнар хезмәтендә дә кирәк. Территорияләрне колачлау таләп ителгән теләсә кайсы шәхси сак оешмаларында, авыл хуҗалыгында, хәзер бөтен җирдә БПЛА кулланалар», – диде ул.

Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү өчен контракт төзергә теләүчеләр өчен аерым кайнар линия ачылды. Моның өчен 117 номерына шалтыратырга һәм 4 төймәсенә басарга кирәк. Кандидат беренчел параметрлар буенча пилотсыз системалар гаскәрләренә туры килә икән, аның контакт мәгълүматларын сайлап алу пунктына тапшырачаклар.

Бу төр гаскәрләр булдыру турында 21 ноябрьдә полковник, пилотсыз системалар гаскәрләре башлыгы урынбасары Сергей Иштуганов хәбәр итте. Моңа кадәр төрле гаскәрләрдә пилотсыз очкычлар ярдәмендә сугыш алып бару белән шөгыльләнүче бүлекчәләр бар иде.

Яңа гаскәр сугышчылары очучы, йөзүче һәм җирдә пилотсыз хәрәкәт итүче бөтен нәрсә белән идарә итәчәк. Моңа атаклы «Герани» да, «Странник» чылбырлы дроннары да, экипажсыз катерлар да керә. Контрактның минималь вакыты – 1 ел. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүнең төп үзенчәлекләренең берсе контрактның бер елдан башлануында һәм автомат рәвештә озайтылмавында. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр, укулар Татарстан белән күрше төбәкләрдә кимендә ике ай узачак.

1 гыйнвардан Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга түләүләрне 2,9 млн сумга кадәр арттырдылар. Бу – илдә иң югары түләүләрнең берсе. Түләү ике өлештән тора: 2,5 млн сум Татарстан бюджетыннан бирелә, ә 400 мең сумны министрлык бирә.

Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре өчен 3 меңгә якын ярдәм чарасы гамәлдә.

Татарстан Республикасында РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзү, өстәмә премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan.ru сайтында белергә мөмкин. Шулай ук контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; тел. (843) 221 44 52. Башка төбәкләрдә яшәүчеләргә 8 800 222 59 00 яки кол-үзәкнең төбәкара номеры 117 буенча шалтыратырга кирәк.

Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев