Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Тәгәрмәчләрне алыштырыр вакыт

Кичә яуган кар күп кенә машина йөртүчеләргә тиз арада автомобиьләренең тәгәрмәчләрен алыштырырга мәҗбүр итте.

Районның ДАИ хезмәткәрләре кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә киңәш итә. “Урамда һава температурасы 5 градус кына җылы сакланганда, тәгәрмәчләрне алыштырырга була. Өстәвенә, Мөслимдә кичә беренче кар төште, республиканың башка районнарында да кар яуды. Бүген исә бозлавык хасил булды. Җәйге тәгәрмәчләр көннәр суытуга катылана, куркынычсызлык ягыннан кышкылары күпкә ышанычлырак санала”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

Машинага берьюлы шиплы һәм шипсыз тәгәрмәчләр куярга ярамый. Шулай ук төрле размердагы, конструкциядәге, төрле рәсемле протекторлы тәгәрмәчләр белән дә йөрү тыела. Көпчәк протекторларының тирәнлеге 4 миллиметрдан да азрак булып, тузган булса, юлда куркынычсызлык таләпләре үтәлми булып санала.

РФ Административ хокук бозу кодексы буенча, шиналарга кагылышлы таләпләрне үтәмәгән өчен, 500 сум күләмендә штраф каралган.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев