Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Актуаль

Суның кадерен белегез

Сусыз тормышны күз алдына китерү дә кыен. Бигрәк тә эссе җәй көннәрендә.

Мөслимдә дә су белән тәэмин итү проблемасы күп еллар дәвамында көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булды. Су челтәре системасының искерүе аркасында еш кына аварияләр килеп чыга иде. Район үзәгендә яшәүче халык саны арту сәбәпле, җәйге чорда су җитми башлады. Бу вәзгыятьне тамырдан үзгәртү һәм халыкны өзлексез су белән тәэмин итү максатыннан соңгы дүрт елда җирлегебездә күләмле эшләр башкарылды.

– 2022 елдан башлап, быел планлаштырылган эшләрне дә исәпкә алганда, районның су системасын тәртипкә китерү һәм модернизацияләү өчен 115 миллион сумнан артык акча юнәлтелде. 2023 елда Мөслимнең үзәк су башнясы тулысынча яңартылды. Су бирүдә өзеклекләрне киметү максатыннан, өстәмә алты артезиан скважинасы борауланды. Район үзәгенең Бакча һәм Колхоз урамнарында 750 метр озынлыкта яңа су торбалары сузылды. Хөкүмәт программалары кысаларында “ТР Инженерлык челтәрләре” идарәсе аша Вәрәшбаш авылы чишмәсеннән Мөслимгә өстәмә су линиясе сузылып, эшләтеп җибәрелде, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов.

Мөслимнең су системасында тагын бер проблема бар иде: Ташлыярдан килә торган су линиясендә авария булып, су беткән очракта, торбаларга һава кереп кала. Шул сәбәпле, ремонт тәмамланса да, су халыкка ике тәүлек үткәч кенә барып җитә, чөнки торбадан һаваны чыгару мөмкинлеге юк. Әлеге проблеманы чишү өчен, Ташлыяр авылыннан килүче су трассасына махсус һава чыгару клапаннары урнаштырылды. Чишмәдәге су насосына басымны көйләүче автомат прибор куелды, ә су җыйгычка (накопитель) өч яңа скважина борауланды. Бу мөһим үзгәрешнең өстенлеге зур: Ташлыяр чишмәсеннән килүче су линиясендә насос янып чыкса яки, күп куллану сәбәпле, су кимесә дә, яңа скважиналар автомат рәвештә резервтагы чыганак буларак эшли башлый. Бу исә катлаулы аварияләр вакытында халыкның өчәр көнгә сусыз калу куркынычын күпкә киметә. Әлеге системаның эшләве бу җәйдә үзенең кирәклеген раслады.

Моннан тыш, узган ел “Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү” программасы кысаларында район үзәгендәге җиде урамда суүткәргечләр тулысынча алыштырылды. Су линияләрен яңарту буенча күләмле эшләр быел да дәвам итәчәк. Район җитәкчелеге коммуналь хезмәтләргә кисәтү чараларына басым ясау бурычын куйды: белгечләр су системасындагы җитешсезлекләрне авария булганчы ук, алдан төзәтергә тиеш. Шул максаттан быел су челтәрләрендәге тузган “задвижка”лар һәм башка детальләр тулысынча алыштырылачак. Бу киләчәктә аварияләрне киметү һәм су белән тәэмин итүне тагын да тотрыклырак итү юлында ышанычлы чишелеш булып тора.

Башкарылган күләмле эшләр аркасында системалы проблемалар хәл ителде. Бүген район үзәгенең тулысынча сусыз калганы юк. Кайдадыр су туктатыла икән, күп очракта бу – локаль аварияләрне яки челтәрдәге җитешсезлекләрне хәл итү өчен аерым бер урамнарда яки бер микрорайонда гына эшләнүче вакытлыча чара. Төзәтү эшләре барганда, авариянең төгәл урынын һәм сәбәбен ачыклау шәхси тәртиптә хәл ителә, шуңа күрә күбрәк вакыт таләп итәргә мөмкин. Күптән түгел Кооператив, “Яңарыш” микрорайонының Авзалов, Мусин, Фәтхуллин һәм Салихов урамнарында бер тәүлеккә якын су булмау – әнә шундый локаль ремонт эшләренең нәтиҗәсе.

Шул ук вакытта проблеманың икенче ягы да бар. Берәүләр су җитмәүдән тилмергәндә, икенчеләрнең көн-төн бакчаларына су сибүе билгеле. Бу исә гомуми челтәрдә су басымының кимүенә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора. 

Хөкүмәтебез, район җитәкчелеге су белән өзлексез тәэмин итү өчен барлык чараларны күрә, финанс мөмкинлекләрен таба. Ирешелгән нәтиҗәләр уртак булсын өчен, без – кулланучылар да җаваплылыкны онытмасак, һәрберебез өчен кадерле булган суны саклап тотарга өйрәнсәк иде.

Су белән бәйле сораулар булган очракта 2-57-46 телефоны буенча “Мөслим инженерлык челтәрләре”нең диспетчерлык хезмәтенә яки 2-55-48 номерына район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлегенә шалтырата аласыз.

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев