Сөрем газы – үлем тозагы
Республикада сөрем газы белән агуланучылар саны арткан
Быел Татарстанда сөрем газы белән агулану аркасында 6 кеше үлгән, тагын 16 кеше хастаханәгә эләккән. Казанда сөрем газы белән агулануның дүрт очрагы теркәлгән. Зыян күрүчеләр арасында балалар да бар.
– Ел башланды гына, ә республикада инде 16 кеше сөрем газы белән агуланырга өлгергән. Сөрем газы, гадәттә, төзек булмаган газ, утын яга торган мичләрдән, газ приборларыннан чыга. Мичтәге ярыклар, тыгылган төтен юлы, кар белән капланган яки җилдән саклагычы булмаган мич торбалары сөрем газының өй эченә таралуына китерә. Көчле җил яну продуктларын кабат төтен юлына куып кертә. Сөрем газы белән агулану үлемгә китерергә мөмкин. Кагыйдә буларак, авылда моңа төзек булмаган мич сәбәп була, – ди районның газ хезмәте җитәкчесе Илнар Җиһангиров.
Белгечләр хәбәр итүенчә, агулануның беренче билгеләре – күз күреме һәм ишетү начарлану, маңгайда җиңелчә авырту, баш әйләнү, чигә турысында пульс сизелү, хәрәкәт координациясе һәм фикерләү сәләте бозылу. Алга таба кеше коса башлый, вакыт исәбен югалта, аңын җуя.
– Быел, шөкер, сөрем газы белән агуланып килүчеләр булмады. 2023 елның 7 гыйнварында сөрем газы белән агуланган 54 яшьлек хатын-кызга ашыгыч ярдәм күрсәтелде. Фаҗиганең сәбәбе – төтен юлының башы бозлану. Хатын-кызга “җиңел дәрәҗәдәге сөрем газы белән агулану” диагнозы куелды. 2024 елда районда сөрем газы белән агулануның 6 очрагы теркәлде, шуларның берсе үлем белән тәмамланды,– ди район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.
Сөрем газу белән агуланган кеше үзенә берничек тә ярдәм итә алмый. Фаҗиганең төп сәбәбе – газ приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәмәү.
– Сөрем газы белән агулануны булдырмас өчен, сыйфатлы газ приборларын гына кулланырга, вентиляцияне даими күзәтеп торырга кирәк. Зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү тәртибе турында онытмагыз! Югары Ослан районында 9 гыйнварда булган коточкыч фаҗига уйланырга мәҗбүр итә. Бер йортта дүрт кеше: ике бала, аларның әтиләре һәм әбиләре сөрем газы белән агуланып һәлак булды. Иминлек кагыйдәләрен тупас бозу аркасында үлем тозагына әверелгән йортта газ казаныннан төтен чыгу урыны демонтажланган, газ чыгу сигнализаторы – сүндерелгән, ә вентиляция каналы тыгыз итеп ябылган булган. Мондый шартларда бинага тулган газ кешеләргә котылу мөмкинлеген калдырмаган. Газ һәм мич җиһазларын кулланганда иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәгез! Нинди генә кимчелекләр булса да, кичекмәстән белгечләрне чакырыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз! – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.
Табиблар киңәш итүенчә, сөрем газы белән агуланучыны саф һавага алып чыгарга, үзең дә агуланмас өчен тиз хәрәкәт итәргә, кулъяулык яки марля аша суларга кирәк.
– Зыян күрүче аңында булса, аны яткырырга һәм өзлексез саф һава килеп торуын тәэмин итәргә: газета белән җилләтергә, вентилятор яки кондиционер кабызырга киңәш ителә. Агуланучы аңын югалткан булса, йөрәгенә массаж ясарга, ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче яки агуланучы аңына килгәнче ясалма сулыш алдырырга кирәк, – ди Гөлфирә Сабирова.
Наилә Нәбиева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев