Сентябрь сайлауларын уздырганнан соң мобилизация игълан итәчәкләр дигән сүз дөрес түгел
Актуаль

Сентябрь сайлауларын уздырганнан соң мобилизация игълан итәчәкләр дигән сүз дөрес түгел

Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин белдерде.

Россиядә сентябрь сайлауларын уздырганнан соң мобилизация игълан итәчәкләр дигән сүз дөрес түгел. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин белдерде.

«Бу – сафсата. Бу – Россиягә мәгълүмати һөҗүм», – диде Россия лидеры Кыргызстанга визиты нәтиҗәләре буенча матбугат очрашуында.

Исегезгә төшерәбез, Путин республикага дүшәмбе көнне ШОС саммитында катнашу өчен килде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/putin-sailaulardan-son-mobilizaciya-iglan-itu-turyndagy-suzlarne-safsata-dip-atady-5928595

Фото: Татар-информ

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев