Салымың түләнгәнме?
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2024 ел өчен салымнарны түләп бетерү вакытының бик аз калып баруын искәртә. 1 декабрьгә салымнарны түләп бетерергә кирәк. Салымнарын вакытында түләмәгән гражданнарның салымы 2 декабрьдән көн саен өстәмә түләү – пеня хисабына арта башлаячак.
Татарстан Республикасы хөкүмәте йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин физик затларга 2024 ел өчен милек салымнарын түләү турында хәбәрләр (извещение) тарату төгәлләнеп килүен әйтте.
– Быел Татарстан халкына гомуми суммасы 11,5 млрд сум булган 2,1 миллионнан артык салым хәбәрнамәсе юлланган. Бу – үткән ел белән чагыштырганда 18 процентка күбрәк. Транспортка салым суммасы иң зурысы – 5,7 миллиард сум тәшкил итә. Милеккә салымнан 3,9 миллиард һәм җир салымыннан 1,9 миллиард сум керергә тиеш. Өлкән кешенең җир кишәрлеге 600 квадрат метрдан ким булса, салым түләнми. Ә әлеге мәйданнан күбрәк булганда, салым җир кишәрлегенең мәйданы белән 6 “сутый” аермасына исәпләнә. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен дә ташламалар бар, бу категория 2022 елдан бирле милек салымнарын түләүдән азат, – диде ул.
Салым хәбәрләрен алуның иң уңайлы ысулы – Федераль салым хезмәте сайтындагы “Физик берәмлекләр өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” сервисында электрон рәвештә яки “Дәүләт хезмәтләре” порталында. “Дәүләт хезмәтләре” порталыннан салым хәбәрләрен алу өчен салым органына электрон хәбәрнамә җибәрергә кирәк. Моны порталдагы “Салым хәбәрләре” бүлегендә эшләргә мөмкин.
Марат Сафиуллин билгеләп үткәнчә, кайбер гражданнар салым түләү турындагы хәбәрнамәне электрон рәвештә дә, почта аша да алмаска мөмкин.
– Бу очракта салым түләүче үзе яшәгән территориядәге күпфункцияле үзәккә яки салым органына мөрәҗәгать итә ала. 2024 ел өчен физик берәмлекләрнең милек салымнарын 2025нче елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк, – дип ассызыклады ул.
Милек салымнары тулысынча төбәк һәм урындагы бюджетларга керә һәм гражданнарның тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясаучы социаль яклау, мәгариф, сәламәтлек саклау программаларын финанслауга җибәрелә. Салымнарны вакытында түләп, без үзебезгә күрсәтелүче хезмәтләрнең тагын да сыйфатлырак булуына ярдәм итәбез.
Салымнары вакытында түләмәгән гражданнарга иртәме-соңмы салымын түләргә туры киләчәк. Бу вакытта инде тиешле салым күләменә түләнмәгән һәр көн өчен өстәлгән пеняны да кушарга туры киләчәк. Физик зат салым түләү турындагы таләпне игътибарсыз калдырса да, салым мәҗбүри түләтелә. Бу очракта суд приставлары “кунак” булып килергә мөмкин. Салымыгызны түләгез дә тынычлап йоклагыз.
Наилә Нәбиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев