Районыбызда “Татар әдәбияте көннәре”
Хөрмәтле язучы, шагыйрьләребез якташ язучыларыбызны искә алдылар
Районыбызда “Татар әдәбияте көннәре” кысаларында бер төркем күренекле каләм ияләре кунакта.
Бүген хөрмәтле язучы, шагыйрьләребез якташ язучыларыбызны искә алдылар:
- Бүләк авылында шагыйрь һәм әдәбият галиме Наис Гамбәр яшәгән йортка элмә такта кую, каберенә зиярат кылдылар;
- Советлар Союзы герое Илдар Маннанов бюстына чәчәкләр салынды;
- Октябрь авылында язучы, “Әкиятче бабай” Зариф Мөэминовны искә алып, каберенә зиярат кылдылар;
- Түреш авылында шагыйрь Харрас Әюпның каберенә зиярат кылынды;
- Г. Тукай, “Хезмәткә дан” һәм “Бәхет” скверларында булдылар;
- З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында “Күренекле якташларыбыз: мәгърифәтче-педагог, фольклорчы, язучы Зариф Мөэминовның тууына 130 ел һәм Флүс Латыйфиның тууына 80 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә” үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев