Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Актуаль

Прокуратурада 9 Майга түләүләр бирү турында хәбәр итүче мошенниклар турында кисәттеләр

Мәскәү өлкәсе прокуратурасында өлкән яшьтәге кешеләрне Җиңү көненә түләүләр һәм бүләкләр бирү турында шалтыратып алдаучы аферистлар турында сөйләгәннәр. Бу хакта РИА Новости яза

Ведомство мәгълүматларына караганда, мошенниклар «администрация»дән шалтырата һәм бәйрәм уңаеннан бүләк бирү яисә акча түләү турында хәбәр итә. Өлкән яшьтәге кешеләрне ышандырыр өчен, алар бүләкләү вакытын һәм көнен атый, ә аннары пенсионерларның паспорт мәгълүматларын, СНИЛСын, СМС аша килгән кодны һәм карта реквизитларын таләп итә. Бу мәгълүматлар ярдәмендә алар корбанның акчаларына хуҗа була һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталына керү мөмкинлегенә ирешә. Шулай ук алар пенсионер исеменә кредитлар рәсмиләштерә яки аның шәхси мәгълүматларын башка максатлар өчен куллана ала.

«Мошенниклар шалтыраткан очракта, трубканы куегыз һәм полициягә шалтыратыгыз», - дип киңәш иттеләр ведомствода.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев