Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Мөслимдә Җиңү көненә багышланган чаралар мәдәният йорты каршындагы мәйданда узачак

Иртәгә Мөслимдә Җиңү көненә багышланган күптөрле чаралар уздырылачак.

Иртәгә Мөслимдә Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары планлаштырылган.  

7.00 сәгатьтән “Дуслар-клаб” кафесы артындагы мәйданда бәйрәм ярминкәсе үтәчәк. 

Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында чәчәкләр, веноклар салу 9.00дә башлана.

Оешма-предприятие коллективлары демонстрациясе, яшь армиячеләр парады, гадәттәгечә, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда узачак. Ул 9.30 сәгатьтә башлана. Шул ук мәйданда театральләштерелгән күренеш ,Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 79 ел тулу уңаеннан бәйрәм концерты концерты була. 

11.00 сәгатьтән башлап, теләге булган һәркем “Дуслар-клаб” кафесы каршындагы мәйданда солдат боткасыннан авыз итә ала. 

Кичке концерт 18.00 сәгатьтә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда узачак.

Фото – «Мөслим-информ» архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев