Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Мөслим үзәгендә чыршы бизәлә

Мөслим йөрәге скверына чыршы куела.

Яңа елны һәркем көтеп ала. Декабрьгә аяк баскач, ел да шушы чорда Мөслим үзәгенә чыршы куела. Икенче ел рәттән үзәк чыршы Мөслим йөрәге скверында урнаштырыла.
 “Мөслим йөрәге” скверында балкып торачак чыршының тимер конструкциясен районның “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе егетләре урнаштырып, ылыслар белән бизәде. Узган елдагы кебек, быел да чыршыны табигый ылыслар бизәп тора. 
Балачакның иң матур бәйрәме булып истә калган Яңа ел быел да балаларга матур мизгелләр, якты истәлекләр алып килсен иде. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнау, могҗизалар көтеп алган һәркемгә бәрәкәтле еллар насыйп булсын!

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев