Мөслим районының Мактаулы гражданины билгеле
Быел Мактаулы гражданин исеменә район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар табибы Вагыйзов Рәшит Гаян улы лаек булды
Республика көнендә, традиция буларак, районның Мактаулы гражданины исеменә лаеклылар ачыклана.
Мактаулы гражданин исемен бирү турында карар бишенче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының X сессиясендә кабул ителә. Быел Мактаулы гражданин исеменә район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар табибы Вагыйзов Рәшит Гаян улы лаек булды. Сессия эшендә катнашучылар Рәшит Гаяновичны котлап, аягүрә басып алкышладылар.
Рәшит Вагыйзов район хастаханәсендә хезмәт кую дәверендә санитар табиб, врач-инфекционист, терпаевт, баш табиб урынбасары булып эшләгән. Аның гомуми хезмәт стажы – 50 елдан артык.
Римма Афзалова репортажы.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев