Мөслим лицеенда хәтер сәгате үтте
Китапханә хезмәткәрләре белем бирү оешмаларында укучылар белән хәтер сәгатьләре уздыралар.
- Мөслим лицеенда 5 сыйныф укучылары өчен китапханә хезмәткәре Гөлсирә Вафина "Без синең бөек батырлыгың хәтерлибез, Зоя!", дип аталган хәтер сәгате уздырды. Дәрестә мәктәп партасы артыннан ук фронтка киткән яшь партизанка Зоя Космодемьянскаяның кыска, әмма якты тормышы турында сөйләде. Балалар Зояның балачак һәм яшүсмер еллары белән таныштылар. Укучылар яшь кызның немецлар кулына әсирлеккә эләгүе, коточкыч җәзалауларга дучар ителүе һәм асылуы турында дулкынланып тыңладылар. Старостаның хыянәте турында да белделәр, аның ярдәме белән кызны немецлар кулга алалар. Зояның көчле характеры, ныклы ихтыяр көченә ия булуы һәм җиңүгә ышанычы турында да белделәр. Дәрес ахырында яшь комсомолканың куркусызлыгы,батырлыгы һәм куркыныч вакыйгалар турында «Рух бөеклеге» видеосын карадылар, - дип язалар Мөслим лицееннан.
Фото - Мөслим лицее архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев